Шәмәрдән авыл җирлегендә урамнардан кар чыгару эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ЖКХ»АҖ алып бара.
Шәмәрдәннең "Рост" лицее укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә карны чистартуда ярдәм күрсәтәләр.
Ирләр командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы әлеге турнирда актив катнаша. Командага уңышлар телибез.
6 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Здравствуй Новый год!» дип исемләнгән күңел ачу программасын оештырдылар.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуа бәйрәме көненә багышланган «Рождества звезда сияет» массакүләм бәйрәм оештырдылар.
7 гыйнварда Лаеш шәһәрендә ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Раштуа турниры узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы 5 команда арасында ныклы көрәштә беренче урынны алды.
28 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел» бал-маскарады оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы концерт программасын әзерләделәр. Тамашачылар Яңа ел атмосферасына чумдылар, кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кыш бабайның килүе белән җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән чын бәйрәм булды. Чара ахырында Хуҗиәхмәт Мәүлит мәчет мулласы халыкны Яңа ел белән котлады.
29 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты балалар бакчалары балалары өчен «Приключения Новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен Яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр һәм кечкенә тамашачылар өчен уеннар булды. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
31 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Новогодний переполох» күңел ачу программасын оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Бәйрәм чарасы «С Новым годом» Яңа ел җыры белән башланды. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм чыршы тирәли әйләнде. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.
29 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йортында Яңа ел концерты узды.