27 декабрьдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чарада, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова һәм ШСДК каршындагы сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, Яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү өчен бүләкләүләр бар. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар һәм башка күп нәрсәләр белән чиратлашып, бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итә. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бик күп бүләкләр булды.
Шәмәрдән авыл җирлеге «Кыш бабайлар парады» конкурсында җигелгән атлар номинациясендә беренче урынны яулады.
Шәмәрдән авыл җирлеге, Шәмәрдән лицее, Кыш бабай белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсен һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне яна ел белән котладылар. Барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Шәмәрдән авыл җирлеге предприятиеләре һәм оешмалары яңа елга территорияләрен бизәделәр.
Саба урманчылыгы хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре "Елка" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрәләр.
Шәмәрдән авыл җирлеге командасы Балтач районында узган ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнирда катнашты. Егетләрне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
17 декабрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә сезоны ачылды. Ярышлар 1-11 сыйныф укучылары, 18-35 яшькә кадәр яшләр, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Бүләкләү тантанасын «Яшьлек» МЦ МБУ директоры Маканов Динар Каршигай улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы үткәрде. Җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
9 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре авыл халкы өчен «Мы против коррупции» дип исемләнгән урам акциясе үткәрделәр.
«Юнармия», РДДМ активистлары, Әфган сугышы һәм Чечен сугышы ветераннары Ватан Геройлары истәлеген хөрмәтләп, обелискка чәчәкләр салдылар.
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында, 7 декабрьдә Мичанбаш авыл мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу программасы үткәрелде.