ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 5 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Дари добро и радость» дигән күңел ачу-уен программасы узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

1 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «СТОПВИЧСПИД» дигән урам акциясен үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 “Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу уздырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Мәгълүмат технологияләре һәм район кунаклары ремонт ясалган Шәмәрдән авыл җирлеге бинасында да булдылар. Бинаның икенче катында МЧС урнашкан. Биредә дә бөтен җир яңартылган. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлегендә капиталь төзекләндерүдән соң почта бүлеге ачылды. Әлеге бүлек 6100 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авылында яшәүче Захаров Михаил Павлович үзенең олы бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба районы социаль яклау идарәсе, Шәмәрдән авыл җирлеге котлады. Михаил Павловичны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез! Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле булсын!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  территория төзекләндерү эшләре алып барыла. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлегендә  авария хәлендәге торакларны сүтү эшләре бара. Эшләрне “Шәмәрдән МПП ТКХ” АҖ алып бара. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International