5 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Саба дулкыннары» радиокомпаниясенең туры эфирында чыгыш ясады.
Чараның "Без тарихта эзлебез" дип исемләнүе дә Шәмәрдәнне бүгенге биеклеккә күтәрү өчен көчен, тырышлыгын, иҗат-сәләтен биргән өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны тарих буйлап сәяхәткә алып чыгу, хәтерне яңартуга юнәлтелгән иде. Үткәннәрдән бүгенгене тоташтыручы тарихи-музыкаль чара чын мәгънәсендә дулкынландыргыч, өлкән буынның күңел кылларын да кузгатты, елатты, елмайтты, берничә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтарды. Мәдәният йортының фойесыннан ук тарихи ядкарьләр күргәзмәсе эшләп, һәркемне үткәннәргә алып кайтты. Совет заманы кибете дә сатып алучыларны мул киштәләре белән каршы алды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кавиевич һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне белән үзләренең пенсионерларын котладылар.
Байлар Сабасының "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән бу чарада 6 пар катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз.
Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре башланды. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында ял итү мәйданчыгын төзекләндерү эшләре башланды. Эшләрне шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. үзара салым акчалары хисабына алып бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә утын, ашлык, ит, яшелчә, бал, сөт һ.б. продуктлар тәкъдим ителде.