19 гыйнварда Шәмәрдән авыл җирлеге хезмәт коллективлары арасында кичке чаңгы эстафетасы узды. Эстафетада 6 команда катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
"Яшьлек» яшьләр үзәгендә Кыш Бабай призларына өстәл теннисы буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 60 тан артык кеше катнашты. Җиңүчеләрне «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К. Маканов бүләкләде.
2023 елның 6 гыйнварында Шәмәрдәннең " Рост» лицеенда шахмат буенча яңа ел турниры узды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
27 нче декабрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә Яңа ел чыршысы ачылды. Шәмәрдән авылы халкын һәм кунакларын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. Н. Гәрәев котлады. Программада театральләштерелгән тамаша, оешмаларның иң яхшы чыгышы өчен бүләкләү, яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү каралган. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар белән алмаштырылды.
17 декабрь көнне «Ястребы» (Шәмәрдән) командасы Балтачта узган хоккей турнирында катнашты. 8 команда арасында Шәмәрдәнлеләр мактаулы 3 урынны алды. Егетләребезгә киләчәктә дә җиңүләр телибез.
10 декабрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә Ватан Геройлары көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда дүрт команда катнашты: «Ястребы» (Шәмәрдән), «Шәдке» (Теләче районы), Аш-Бузи (Кукмара районы), Карадуган (Балтач районы). Тантаналы ачылыш һәм бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н.һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К. Маканов үткәрделәр.
3 декабрьдә Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән спектакль, әкият геройлары, костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, мәхәббәтләрен һәм иҗатларын чын күңелдән бүләк иттеләр. Балалар табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, шаян биремнәр үтәделәр. Аннары бер тату гаилә сыман, балалар чәй мәҗлесе вакытында бер-берсе белән аралаша алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Халыкара Әниләр көне уңаеннан мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары өчен чара уздырылды. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев һәм Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина чыгыш ясадылар. Чара уңайлы атмосферада узды. Әлеге чәй эчү мобилизацияле гражданнарның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту йөзеннән оештырылды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Бу ел безгә иң яхшысын гына китерсен!
Шәмәрдән авыл җирлегендә гомер итүче Тайфә әби Лотфуллина үзенең 102 яшен тутырды. Тайфә әбине Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гәйнетдинова тәбрикләде.
Лотфуллина Тайфа Лотфулла кызы, 20.11.1920 елда Арча районының Ашабаш авылында туган. Лотфуллина сугыш вакытында Арча районының Ашабаш авылы колхозында бригадир булып эшли. Тайфә Лотфулла кызы лаеклы ялга Шәмәрдән урта мәктәбеннән китә, 40 елдан артык эш стажы бар. Тайфә әби Җиңү көненә барлык юбилей медальләре белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны. Сигез бала табып, 14 онык һәм 20 оныкчык тәрбияли.