Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре давам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә мәчетнең манарасы алыштырылды. Мәчет имамы Газизов Д.И. битараф булмаган барлык кешеләргә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.
7 нче сентябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев халык каршында соңгы биш ел дәвамында авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Җыен барышында, гражданнар үзләрен борчыган сорауларны җиткереп аларга төгәл җаваплар да алдылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә М. Горький урамы буенча үзара салым акчасына тротуар җәю эшләре бара. Контракт бәясе-1936769.49 сум.
Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.
2020 нче елның 7 нче августында Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөтенроссия Физкультурачылар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган спорт-массакүләм ярышлар узды. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р. Р.һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н. катнашты. Стадионда уңай һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә М. Горький урамы буенча үзара салым акчасына тротуар җәю эшләре башланды. Контракт бәясе-1936769.49 сум.
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Асфальтка асфальт" программасы буенча юл эшләре бара.
2020 елның 17 июлендә, "Безнең Җиңү" партия проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге һәм "Җиңү волонтерлары" белән берлектә, Иске Икшермә, Төбәк һәм Шәмәрдән авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына түләүсез мобиль элемтә алу өчен мобиль телефоннар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә ил күләмендә үтүче «Хәтер шәме» акциясе узды.