2020 елның 1 мартында Кырбаш авылында "Киң Масленица"узды. Программада күңелле уеннар, җырлар, биюләр, конкурслар, карачкылар парады, театральләштерелгән тамаша, флешмоб бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында “Мин бу дәрәҗәнең кадерен беләм” дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Катнашучылар “Танышу”, “Нәфис сүз”, “Уңган хужа”, “Юмор остасы”, “Ситуация” турларында көч сынаштылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
23 февральдә без, гадәттәгечә, Ватанны саклаучылар көнен, россиялеләр календаренда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтәбез. Бу сугыш һәм кайгы-хәсрәт вакытында илне саклаган солдатларны һәм сугышчыларны олылау көне генә түгел, ә истәлекле дата үзенчәлекле «барлык ир-атлар көне»нә әверелде. Бу максаттан, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе яшләр өчен брейн-ринг уздырды. Катнашучылар булып яшь егетләр чыкты, алар үзләренең җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтергә тиешләр иде. Аларга викторина сорауларына җавап бирергә, җаваплар тизлегендә ярышырга, интеллектуаль сынаулар узарга туры килде. Безнең ир-атлар мондый игътибарга бик шат иде. Очрашу күңелле нотада узды.
6 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципал районы Башкарма комитеты җитэкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь.
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.
1 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм халык җыенына әзерләнү максатыннан, җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тычкан килә, бәхет алып килә!» − исеме астында чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Барлык авыл халкы уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итте.
15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган “Мичәнбашым – туган ягым” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Бу кичәдә яшьлек еллары, куңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.