23 март көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме уткәрелде. Бәйрәм кызыклы уеннар, концерт номерлары, күңелле эстафета белән үрелеп барды. Бөтен халык тәмле ботка,коймак, чәй белән сыйланды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә ШЛПУМГ хезмәткәрләре арсында еллык традициягә кергэн итек киеп футбол уйнау турниры утте. Барлыгы 11 команда катнашты. Барлык катнаушучылар һәм җиңучеләр истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.
9 март көнне Шәмәрдән авылы боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча ветераннар командасы дусларча очрашу уткәрде. Җиңүчеләр исә акчалата һәм бүләкләргә ия булды.
Шәмәрдән бистәсендә атказанган спорт мастеры, ике тапкыр паралимпия чемпионы, якташыбыз Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек” чаңгы ярышы уздырылды. Чарада барлыгы 200гә якын кеше катнашты, алар һәммәсе дә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләр исә акчалата һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
22февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны Сәйдә Бикмөхәммәт кызы билгеләп үтте. Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, “Балкыш” үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар Казан Дәүләт Яшь Тамашачылар Театрында “Асылкош җыры” дип исемләнгән тамашада кунакта булып кайттылар.
6 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципал районы Башкарма комитеты җитэкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гараев җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән еллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатында һәм җыенга эзерлек йөзеннән кинэшмэ үткәрде.
Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Маметов Хәмит Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә кичке чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.