6 февраль көнне Шәмәрдән авыл жирлегендә ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Уеннар дустанә атмосферада үтте. Командалар һөҗүмдә кискен уен күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Шәмәрдән авыл җирлеге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсында катнашты. «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә биш зона төркеме (район үзәкләреннән тыш) буенча яңа ел чыршысын үткәрү» номинациясендә Шәмәрдән авыл җирлеге Төньяк зонада 1 нче урынны алды. Нәтиҗәләр 2021 елның 6 февралендә ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсе кысаларында ясалды. Рөстәм Нургалиевич беренче урыннарны алган муниципаль берәмлекләргә дипломнар тапшырды.
Шәмәрдән командасы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Аш-Буҗи авылында ир-атлар командалары арасында узган хоккей буенча турнирда катнашты. Киеренке көрәштә алты команда арасында Шәмәрдән егетләре җиңү яулады. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2021 елның 23 гыйнварында Шәмәрдән авыл җирлегенең хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. Ярышларны ачу тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Буген Кырбаш авылында православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе –Качмануны билгеләп үттеләр.
13 гыйнвар көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан " Сихри дөнья күгеннән, ап-ак карлар коела! “дип исемләнгән Яңа ел чыршысын ябу тантанасы оештырылды. Хезмәткәрләр тамашачылар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә, православие бәйрәме уңаеннан "Раштуа бәйрәме" оештырдылар. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Чара күңелле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
2020 елга Татарстан Республикасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында йортлар төзү эшләре бара. Бу йортлар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәүгә ия һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә, авыл җирлегендә кимендә бер ел эшләүче гаиләләр өчен каралган.
2020 нче елның 19 нчы декабрендә Шәмәрдән авылында чаңгы узышын яратучылар өчен бәйрәм узды. Бу көнне безнең район халкы чаңгы сезонын ачу тантанасына җыелды. Чаңгы сезонын ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н. үткәрде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Россия Федерациясенең 2020 елга Татарстан Республикасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында йортлар төзү эшләре бара. Бу йортлар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәүгә ия һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә, авыл җирлегендә кимендә бер ел эшләүче гаиләләр өчен каралган.