ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында ,Кырбаш авыл клубы белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Балалар көләргә тиеш" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары , музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Балалар клоун  белән бергә табышмакларга җавап бирделәр,  убырлы карчыкның мәзәк биремнәрен үтәделәр һәм Мальвина белән уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәевтан, ата-аналардан һәм клуб хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.       

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

29 ноябрь көнне Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире, авыл китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә әниләр көненә багышланган " Җырларым бүләк булсын!» дип аталган концерт оештырдылар. Концертта күңелле һәм халык җырлары, дәртле биюләр яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Кунаклар сыйфатында Кукмара районы Сәрдекбаш авылы солистлары Яковлев Алексей һәм Ганиев Илһам чакырылган иде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

       Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсенә кагылышлы халык җыеннары этаплап- хезмәт коллективларында үтте. Җыен 26 оешма һәм учреждениядә үткәрелде .  Җирлек башлыгы Айдар Гәрәев, үзара салым акчалары хисабына эшләнәсе эшләр белән таныштырды. Беренче чиратта үзара салым хисабына яңа урыннан бирелгән зиратны киртәләп алырга кирәклеген , киләсе елда урамнарга куелган контейнерларны яңага алыштыру планнаштырылуын, алар өчен җирлектә 130 бетон мәйданчык,  зур габаритлы чүпләрне куеп тору өчен өстәмә мәйданчык ясалачагын әйтеп китте. Мичәнбаш һәм Кырбаш авылларында үзара салым акчасына башкаралачак эшләр белән дә таныштырды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 ноябрь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире, китапханәче белән берлектә, «Убырлы карчык " дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Уен барышында балалар җиде этап уздылар, аларда табышмаклар, уеннар, каршылык полосалары һ.б. формасында биремнәр тәкъдим ителде. Балалар кыю , көчле, акыллы булуларын һәм барлык биремнәрне дә җиңел үтәүләрен күрсәттеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

    17 октябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә "Татарстан кроссы-2020" массакүләм ярышлары узды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтән башлап 55+категорияле 200 дән артык кеше катнашты. Кроссны ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. үткәрде. Кросста катнашучыларның барысы да дистанцияне узганнан соң, җиңүчеләр һәм призерларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.     

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авылының Совет, Ф.Кәрим урамнарында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре давам итә.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә мәчетнең манарасы алыштырылды. Мәчет имамы Газизов Д.И. битараф булмаган барлык кешеләргә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

7 нче сентябрь  көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М.Р.,  хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев  халык каршында соңгы биш ел дәвамында авыл җирлегендә башкарылган  эшләр буенча чыгыш ясады. Җыен барышында, гражданнар үзләрен борчыган сорауларны җиткереп аларга төгәл җаваплар да алдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә М. Горький урамы буенча үзара салым акчасына тротуар җәю эшләре бара.  Контракт бәясе-1936769.49 сум. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International