ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 7 нче августында Шәмәрдән авыл җирлегендә  Бөтенроссия Физкультурачылар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган спорт-массакүләм ярышлар узды. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р. Р.һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н.  катнашты. Стадионда уңай һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә М. Горький урамы буенча үзара салым акчасына тротуар җәю эшләре башланды. Контракт бәясе-1936769.49 сум. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә "Асфальтка асфальт" программасы буенча юл эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июль, 2020 ел
сишәмбе

      2020 елның 17 июлендә, "Безнең Җиңү" партия проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге һәм "Җиңү волонтерлары" белән берлектә, Иске Икшермә, Төбәк һәм Шәмәрдән авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына түләүсез мобиль элемтә алу өчен мобиль телефоннар һәм сертификатлар тапшырдылар.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл  җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә ил күләмендә үтүче   «Хәтер шәме» акциясе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре  күл  буйларын тәртипкә китереп кую хисабыннан өмә оештырды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә ял итү һәм сулыкларны төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне ИП "Нәбиуллин И. Ф." 1091137.00 сумга алып бара.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

"Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә 788408.28 сумлык контракт нигезендә чәчәкләр утырту эшләре алып бара.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән  авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла: җирлек территориясе җыештырыла, үләннәр чабыла, зиратларда өмәләр уздырыла. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International