ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә "Биссан" ҖЧҖ белән контракт нигезендә 560 мең сумлык юл-урам челтәре тамгасы ясау һәм асфальт-бетон өслекле чокырларны ремонтлау эшләре башкарылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2020 ел
сишәмбе

9 май көнне Шәмәрдән  авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә чистарту эшлэре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
март, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге буенча 2019 елда гражданнардан 1241 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Бу акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге эшләрне башкару өчен тотылачак: 

- Авылларда балалар мәйданчыгын, шулай ук Кырбаш территориясен дә төзекләндерү; 

 - Мичәнбаш авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү; 

 - Шәмәрдән авылында күмелгән урыннарны карап тоту; 

 - Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау. 

- Шәмәрдән авылында җәяүлеләр юллары урнаштыру.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
март, 2020 ел
сишәмбе

15  март көнне “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдәндә чаңгы спорт төрен яратучылар өчен берьюлы ике спорт бәйрәме уздырды. “Супер Спринт” ярышында 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы 4 чаңгычы ачыкланды. Чаңгычылар 1800 метр һәм 1300 метр араны тәшкил иткән дистанциядә үзара көч сынашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

      Атказанган спорт мастеры, Сочида ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призларына “Сәламәтлек чаңгысы” спорт ярышында  исә 18 яшькә кадәр балалар катнашты. Биредә һәр катнашучы да грамоталар, медальләр белән, ә җиңүчеләр исә акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

По случаю 75-летия Победы в Великой Отечественной войне в  Шеморданском СП  были вручены юбилейные медали и подарочные пакеты вдовам участников ВОВ и ветеранам тыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 1 мартында Кырбаш авылында "Киң Масленица"узды. Программада күңелле уеннар, җырлар, биюләр, конкурслар, карачкылар парады, театральләштерелгән тамаша, флешмоб бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында “Мин бу дәрәҗәнең кадерен беләм” дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Катнашучылар  “Танышу”, “Нәфис сүз”, “Уңган хужа”, “Юмор остасы”, “Ситуация” турларында  көч сынаштылар. Чара дискотека белән тәмамланды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

23 февральдә без, гадәттәгечә, Ватанны саклаучылар көнен, россиялеләр календаренда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтәбез. Бу сугыш һәм кайгы-хәсрәт вакытында илне саклаган солдатларны һәм сугышчыларны олылау көне генә түгел, ә истәлекле дата үзенчәлекле «барлык ир-атлар көне»нә әверелде. Бу максаттан, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе яшләр өчен брейн-ринг уздырды. Катнашучылар булып яшь егетләр чыкты, алар үзләренең җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтергә тиешләр иде. Аларга викторина сорауларына җавап бирергә, җаваплар тизлегендә ярышырга, интеллектуаль сынаулар узарга туры килде. Безнең ир-атлар мондый игътибарга бик шат иде. Очрашу күңелле нотада узды.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

6 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципал районы Башкарма комитеты җитэкчесе Ишниязов М.Р.,  хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International