ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь.

Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

1 нче февраль  көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә   чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев,  еллык эшчәнлеккә йомгак ясау  һәм халык җыенына әзерләнү максатыннан, җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тычкан килә, бәхет алып килә!» − исеме астында  чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы  төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Барлык авыл халкы уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итте.

 

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган “Мичәнбашым – туган ягым” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Бу кичәдә яшьлек еллары, куңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 2568 кеше (51,54%) катнышты, 77, 99%-“риза” , ә 21,81%-“каршы” дип белдерде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре  командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдумга әзерлек эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

1ноябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубында, каникуллар  планы нигезендә, “Осенний калейдоскоп” дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты: балаларда позитиф кәеф булдыру, табигать куренешләрнә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International