ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Нырты авылында тормыш итүче Валиева Мәрьям Рахимҗан кызы 20 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев һәм СХП "Нырты" вәкиле Валиева Ильдәрия котладылар. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Валиева Мәрьям Рахимҗан кызына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Иске  Икшермә зонасында уздырылган  "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе  , Язлы Арташ, Чәбья Чүрчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан  нәселе шәҗәрәсен туплап,  әзерләп, тамашачыга  тәкъдим иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

    Олы Нырты мәдәният йортында " Россия минем Ватаным!"дигән  халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараны Чәбья Чурчи, Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тамашачылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Алар халык уеннарында катнаша алдылар, шулай ук « Россия тарихы»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткэрлэре укучылар өчен «Терроризмга ничек каршы торырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар «терроризм " төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Мәдәният йорты  хезмәткәрләре балалар белән «Көзге пейзаж» исемле  мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ . Урта Нырты , Чабья-Чурчи  авыл клубы хезмәткәрләре авыл үзәшчәннәре белән берлектә “Көзләрнең дә була үз яме“дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Нырта мәдәният йорты, Язлы Арташ, Чабья-Чурча һәм Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре клуб формированиеләре әгъзалары белән «Туган Ягым-яшел бишек» экскурсиясен оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты мәдәният йорты «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Алтын көз»рәсем конкурсы үткәрде. Чара балаларны сурәтләү эшчәнлеге чаралары аша табигать матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать матурлыгын образлы кабул итү һәм аны төс, форма, композиция ярдәмендә тапшыру сәләтен үстерүне дәвам итү максатында үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды.  Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

04 сентябрьдә Олы Нырты авыл җирлегенең халык җыены булып узды.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International