ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

    Урта Нырты авыл клубы мөдире әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылык саклап, июнь аенда узачак төп бәйрәм-Сабантуйга бүләкләр җыюга чыкты. Борынгы заманнардан бирле бу бәйрәмнең бер өлеше булып бүләкләр җыю саналган. Бүләкләрне төрле уеннарда җиңүчеләр өчен, шулай ук көрәш буенча абсолют батыр өчен җыйганнар.Авыл клубы мөдире балалар һәм олылар белән халык җырларын башкарып авыл урамнары буйлап бирнә җыйдылар. Авыл халкын Сабантуй бәйрәменә чакырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

1 июнь көнне Урта Нырты авыл клубы мөдире Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй үткәрде. Бәйрәмнең максаты булып балаларны халык мәдәни кыйммәтләренә, спортка җәлеп итү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау тора. Сабантуй-төрле конкурслар, уеннар белән үтә торган матур һәм күңелле бәйрәм. Балалар чын күңелдән уйнадылар.Чын Сабантуйдагы кебек ярыш булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июньдә Чабья Чурчи авылында ( Күчмә китапханә) Олы Нырты авылы китапханәсе Балаларны яклау көненә багышланган “ Балаларга шатлык бүләк итәбез " дигән чара үткәрде . Елның иң җылы, якты, төсле вакыты – җәйнең беренче көне. Балаларда күптән көтелгән каникуллар башланды. Ә ял итүнең башлануы һәркемнең хәтерендә калачак. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2023 ел
җомга

Урта Нырты авыл клубының «Тамчы» клуб оешмасы әгъзалары «Чиста чишмәләр»экологик акциясендә катнаштылар. Чишмә тирәсенә хуҗалык чүп-чарлары-полиэтилен шешәләр, пакетлар җыйдылар, чәчәкләр утырттылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Олы Нырта авыл китапханәсе мөдире балалар өчен « Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине»дигән әңгәмә үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты  авыл китапханәсе мөдире « аерылгысыз дуслар әти , әни , китап , Мин» гаилә бәйрәме оештырылды. Чарада Гаилә укучыларына «гаиләгез өчен файдалы китаплар» күргәзмәсе  тәкьдим ителде, анда гаилә укуы өчен кызыклы танып белү китаплары тәкъдим ителде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты авыл мәдәният йорты, "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен  бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2023 ел
җомга

      Җиңү көне бәйрәме көнендә Олы Нырты  китапханәсе мөдире Чәбья Чүрчи авыл клубы мөдире белән берлектә, «Янәшәдә ветеран яши» традицион акциясе кысаларында, тыл ветераны йортына бару оештырдылар. Бүген 9 Майда без Олы Нырты авылында яшәүче Зиганшина Мәликәгә килеп, аңа сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләдек . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

     Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасы бистәсендә узган тантаналы митингта Олы Нырты авыл җирлегенә кергән оешмалар, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Митингта  Ватанны саклаган сугышчыларны хөрмәтләү, һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышының  ветераннарына хөрмәт күрсәтү өчен үткәрелә. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Урта Нырты авыл клубы мөдире сугыш чоры балаларына баруны оештырды. Аларның берсе 1941 елның 9 маенда туган Газизуллина Тагезима Шәмсемөхәммәт кызы.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International