ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

      Урта Нырты авыл клубы мөдире "Чәчәкләр бәйләме" мастер-классын үткәрде. Балалар иҗат процессына бик теләп кушылдылар. Мастер-класс балаларны бик кызыксындырды, алар кызыксынып һәм тырышып төсле кәгазьдән чәчәкләр кисеп алдылар. Балалар бар тырышлыкларын эшкә куйдылар һәм һәркем матур чәчәк бәйләме ясады.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Күп төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр бар, күңелеңә хуш килгән эшне табуы гына бик авыр . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Урта Нырты авыл клубында балалар арасында өстәл теннисы буенча "Өстәл уены-минем җиңүем" өстәл теннисы буенча ярыш турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды. Кайберләре "хикмәтле" тапшырулар хисабына очко җыярга тырышса, икенчеләре һөҗүм тактикасын өстен күрә, каршы торучы теннисчыга даими һөҗүм итә.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2023 ел
җомга

     Урта Нырты авыл клубы мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы һәм авылдашлары белән берлектә, Арча районы Яңа Кырлай поселогының тарихи урыннары буенча экскурсиядә булдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
август, 2023 ел
сишәмбе

Чәбия Чүрчи авыл клубы һәм арт - Грате марионеткалар театры Лубиян авылында мәктәп урманчылыклары слетында катнашты

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Чәбия Чурчи авыл клубында "Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чара балаларның суда үз-үзләрен тотышы, бәхетсезлек очракларын кисәтү мәсьәләләренә багышланган иде. Мөдир балалар белән Суда куркынычсызлык кагыйдәләре, су янында ял итү вакытында саклык чаралары турында сөйләште, балаларга рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга һәм суда шуарга, суга чумарга һәм таныш булмаган урыннарда суга сикерергә ярамый, дип аңлатты.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2023 ел
сишәмбе

22 июль конне Олимп ял паркында -Олы Нырты, Урта Нырты, Чәбья -Чурчи авылы клубы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре катнашында" Кичке уен" оештырылды.Паркка ял итәргә килгән кунаклар, халкыбызның күңелле уеннарын уйнап , жырлап- биеп рәхәтләнеп ял итте.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

      Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз  Рушания Габбасованың – "Актым чишмә буенда" китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылган, автор белән очрашу –иҗат кичәсе булып узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2023 ел
җомга

Чәбия Чүрчи мөдире  китапханә белән берлектә балалар өчен "табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"дигән экоурок үткәрде. Чара барышында балалар белән табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, "җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеге турында инструктаж"белән таныштылар. Балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, анда нинди үсемлекләр һәм хайваннар кертелгәнлеге, ни өчен аны булдыру кирәклеге турында сөйләделәр һәм табигатькә һәм аның байлыгына сакчыл карарга чакырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире табигатьтә « Җәйге китапханә2023» оештырды, анда балалар әдәбиятының яңа кайткан китапларга  күзәтү үткәрде. Бүген китапханәнең яшь кулланучылары яңа әдәбият белән танышты һәм яңа басмалардан күңелгә хуш килгәнен китап сайлап һәм аларны өйләренә  алып кайтып киттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International