ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2023 ел
сишәмбе

8 март көнен бәйрәм итү уңаеннан Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен «минем әнием иң яхшы һәм иң матур» рәсемнәр һәм чәчәкләр конкурсы үткәрде. Чара барышында балалар күңелле дуслык, бәйрәм атмосферасына чумдылар , яраткан әниләренә рәсем ясадылар, ә китапханәче аларны чәчәкләр ясарга өйрәтте һәм әни турында шигырьләр укыды 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Миңгәр авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «балалар китаплары битләрендә укытучы образы» дигән республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар укучылары  өчен китапханәче кычкырып уку көнен «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз»девизы астында үткәрде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      26 февраль көнне Туктар авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

        Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар, ир –атлар өчен музыкаль күңел ачу кичәсе- «Бәйрәм белән сезне ир-егетләр». Конкурс 2 команда арасында үткәрелде - «Ракета»һәм "Катюша". Командалар көч сынаштылар, җитезлек, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел башкардылар. Ахырда командалар призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

        23 февральдә Урта Нырты авыл клубында Нурзадә Вәлиуллинаның бәйрәм концерты булды. Ике сәгатьлек концерт программасы сизелми дэ үтеп китте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җаваплылыгы һәм кызыксынуы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан җылы, дустанә атмосфера урнашты. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      Безнең Урта Нырты авылында " Тукэр «чишмәсе бар, җирле халык аны Тере су хәтта Изге чишмә дип атый. Кем бу суны бер тапкыр сынап карады, чын тере су тәмен хәтерли! 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

    Урта Нырты авыл клубында "Ягез эле, егетләр!"бәйгесе үткәрелде, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан. 23 февраль — чын ир-атларның искиткеч бәйрәме, һәм алар хезмәт итүчеләр генә түгел. Чын ир — ат үз вәгъдәләрен үти, яклый һәм көчсезрәк кешеләргә ярдәм итә. Ир-атның ничә яшьтә булуы мөһим түгел, иң мөһиме — ул ир-ат! Алып баручы барлык ир-атларны бәйрәм белән котлады. Ир-атлар өчен бильярд буенча осталык, зирәклек, чыдамлык буенча ярышлар уздырылды.  Җиңучелэр һәм катнашучылар истэлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

   23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар бәйрәме. Һәркем күңелендә Ватан сакчысы.  Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында  бәйрәм концерты үткәрелделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International