ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

   Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән бергә, Кукмара районының Ятмас – Дусай авылында урнашкан “ Күз” чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Шундый матур табигатьле урында урнашкан чишмәнең суын балалар эчеп  карадылар, үзләре белән дә алдылар. Үзенең шифалы суы белән дан тоткан “ Күз” чишмәсе янында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2022 ел
җомга

Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «яраткан һәм туганнар белән» - рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала үз гаиләсен - әтисен, әнисен, әбисен, бабасын, абыйсын, апасын шатланып ясаган. Шулай ук «Ныклы гаилә –көчле Россия» проекты кысаларында күп балалы Зыятдиновлар һәм Кузницовлар гаиләләрендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котладылар, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. Шулай ук һәр баланың яраткан гаиләсе булуын да телисе килә.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Нырты авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

12 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022" булып узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

   Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәп лагере каршында балалар өчен «Ваемсыз балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
май, 2022 ел
дүшәмбе

     Пионерлар оешмасының 100 ел туу уңаеннан Олы Нырты авыл мәдәният  хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. «Пионер үткәне» күргәзмәсе оештырылды. Гомәрова Рәхилә пионер оешмасы тарихы, пионер атрибутлары, пионерларның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук ул үзенең мәктәп еллары, пионер отрядлары, ул чактагы активистларның игелекле эшләре турындада сөйләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

      Олы Нырты авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре,  Сабаның  Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.  

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

     8 май көнне   Завод - Нырты урта мәктәбендә  Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Митингка авыл халыкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Гармуннарда авылым моңнары “ исемле гармуннар күргәзмәсе оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2022 ел
җомга

    Саба районынын Олы Нырты авыл җирлегендә  тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

    Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен  бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка  җыйдылар.  Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International