ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

    Олы –Нырты авыл мәдәният йортында « Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең концерты булды. “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән сөендерде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

      Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары өчен «Чернобыль сабаклары» дигән хәтер сәзгате үткәрделәр. Китапханәче, катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

     Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре  төрле яшьтәге хатын-кызларның ялын файдалы итеп  оештыру максатыннан «Гомерләр үтә икән ул..." дип исемләнгән кич утыру  оештырдылар. Авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре  бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка  эшләү буенча  мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
апрель, 2022 ел
җомга

   Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча « Андерсен геройлары  илендә»дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Чара барышында балалар «Дөньядагы иң бөек әкиятче»исемле иҗади биография битләре белән таныштылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

   2 апрель конне  Тенеки авыл клубында  Олы Нырты  мәдәният хезмәткәрләре   үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
март, 2022 ел
чәршәмбе

       Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде.  Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Күңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

     Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2022 ел
чәршәмбе

8 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында Урта Нырты авыл клубы хәм китапханә катнашында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “ Язлар матур хатын –кызлар белән” дигән бәйрәм кичәсе оештырылды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 Март бәйрәме уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре -"Кулинар БАТЛ» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

     Әни – һәр бала өчен иң якын , туган һәм кадерле сүз . 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Минем әнием-иң яхшысы һәм матур» дип исемләнгән рәсем  конкурсы һәм шигырь уку сәгате үткәрде

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International