Олы Нырты авыл мәдәният йортында демобилизацияләнгән солдатлар катнашында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.
Олы Нырты мәдәният йортында Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән «Россия - Ватан, бердәмлек» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм программасында тамашачылар үзешчән сәнгатьнең иң матур концерт номерларын күрделәр. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Олы Нырты ФАПы белән берлектә - “Сак бул!” дигән исем астында укучылар өчен профилактик чара үткәрделәр. Фельдшер Арикеева Р.С. яшүсмерләрнең яшь организмына наркотик матдәләр куллану никадәр зарарлы йогынты ясавын һәм өлкәннәргә – тәмәке тарту, алкоголь куллану, наркотиклар куллану теләгенең аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.
Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көзге бал – «Көзге сөйкемлелек» бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр.”Сөмбелә кызы” үзе балалар белән очрашуны бәйрәм итә. Клуб фойесында Көзге тематикага рәсем күргәзмәсе һәм «Көзге яшелчәләр парады»күргәзмәсе оештырылды. «Көзнең якты төсләре»уен программасы үткәрелде.
Коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру кысаларында Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен«Балачактан коррупциясез»дигән темага профилактик сәгать үткәрделәр.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр көненә багышланган - «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы Нырты башлангыч мәктәбе укучылары, яшь талантларыбыз котлады.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл үзэшчәннәре белән берлектә «Йөрәкләргә керсен безнең моң» дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау максатыннан -«Безнең гореф -гадәтлэребез» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр.
Олы Нырты авыл җирлегенең Чәбия Чүрче авыл клубында "Кабак бабай" бәйрәме үткәрелде.
Олы Нырты авыл җирлегендә төрле клуб берләшмәләренә йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Җәйге хатирәләр балалар күңелендә озак сакланыр.