14 нчы сентябрь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шулай ук җыенда “ZOOM” программасы аша дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге дә булдырылды.
Олы Нырты авыл җирлеге хезмәткәрләре "Аек яшәү - бик шәп!" дип исемләнгән мәгълүмати листлар тараттылар. Әлеге акция барышында алкогольнең кеше организмына зыяны турында фикер алыштылар. Әлеге чарада авылда яшәүче өлкән яшьтәге һәм яшьләр катнашты. Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Дөрес юлны сайла “ дип исемләнгән стенд әзерләделәр.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре, балалар белән берлектә ,көзге табигать белән хозурланырга булдылар. Балалар көзге флора, чәчәкләр һәм яфраклар дөньясы белән таныштылар, гербарийлар өчен төрле яфраклар җыйдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.
Олы Нырты авыл китапханәчесе балалар өчен «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде , Беслан фаҗигасенең терроризм һәм аның нәтиҗәләре турында әйтеп үтте.
Олы Нырты авыл китапханәсе «Минем балачак – сугыш " исемле Бөтенроссия видеороликлар конкурсына кушылды.
Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре йорты балалар белэн, « Мин уземнең һөнәрем белән горурланам» дигән тема астында ,Олы Нырты авылы җирлегендә урнашкан оешмаларга сәяхәт оештырдылар. Һөнәр сайлау –язмыш сайлау дигән борынгылар. Балалар төрле хезмәт ияләренең һөнәрләрен күреп, үзләренә һөнәр сайлаганда дөрес юлны табарга юнәлеш алдылар.
14 август көнне Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә "Бердәм Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде
Чәбия-Чурчи авыл клубы каршында Чәбия-Чурчи, Олы Нырты һәм Урта Нырты авыллары балалары катнашында "Без балачак иленнән" дип исемләнгән концерт булып узды.
Чишмәләрне һәм коеларны чистарту һәм төзекләндерү элек-электән изге эш булып саналды
«Ямьле Саба» проекты кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге балалары өчен Язлы Арташ авылы буйлап экскурсия оештырылды. Балалар авылның матурлыгына һәм табигатенә сокландылар . Авылның Әкият йорты янында рәхәтләнеп фотога төштеләр. Балалар экскурсиядән бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан барысы да татлы бүләкләр алдылар