Сабантуй-барлык кешеләрне бергә җыя торган, мәдәни традицияләрне чагылдыра торган, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтли торган, иң көчле спортчыларны ачыклаучы бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуйда барысы да бар иде -дәртле җырлар, күңелле биюләр,көч һәм җитезлек, кунакчыллык һәм кунакчыллык.
Урта Нырты авыл клубында Балаларны яклау көненә багышланган "Без җәйне асфальтта акбур белән ясыйбыз"дигән чара үткәрелде.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен сабантуй оештырдылар.
Олы Нырты авыл җирлегендә җирлек милкендә булган иске йортлар сүтелә. Бу эштә "Яшен" оешмасы техника белән ярдәм итә.
Кичә, 17 май көнне Саба район мәдәният йортында сайлаучылар РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты. Очрашуга районның авыл җирлекләре башлыклары, секретарьлары һәм депутатлары чакырылган иде.
Олы Нырты авыл җирлеге Байлар Сабасында булып узган Җиңү Парадында "ЛУАЗ" машинасы белән катнашты.
Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котланды. Тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Завод Нырты авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр.
Олы Нырты авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булып узды