Чәбия-Чурчи авыл клубында балалар өчен "Көзге фантазия" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Ахметшина Л.Б. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Без көчле ,бердәм халык" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.Чараның максаты: башка халыкларның мәдәнияте турында күзаллауны гомумиләштерү, социаль хисләрне, үзара ярдәмләшү һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү.
Чәбия-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә "Көз нигъмәтләре" дип исемләнгән уңыш бәйрәме үткәрелде. Чара концерт номерлары белән башланып китте.
Завод Нырты урта мәктәбе укучылары озак еллар мәктәптә эшләп чыккан, хәзер лаеклы ялда булганнарга бүләкләр тапшырдылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветераннарны котладылар. Аларга озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. Асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау - яшь рәссамнар өчен зур бәхет. Асфальтта сары кояш балкыды, зәңгәр болыт йөзде, төрле төстәге чәчәкләр чәчәк атты һәм, әлбәттә, Дөнья күгәрченнәре очты. Чара ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Халыкара балалар көненә багышланган «Дөнья балалар күзлегеннән»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
Олы Нырты авыл китапханәсе "Бердәм мәдәният дәресе" проекты кысаларында беренчеСыйныф җитәкчесе һәм мәктәп китапханәчесе белән берлектә беренче сыйныф укучылары өчен « мәдәни Казанга сәяхәт»исемле бердәм мәдәният дәресе үткәрде
14 нчы сентябрь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шулай ук җыенда “ZOOM” программасы аша дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге дә булдырылды.
Олы Нырты авыл җирлеге хезмәткәрләре "Аек яшәү - бик шәп!" дип исемләнгән мәгълүмати листлар тараттылар. Әлеге акция барышында алкогольнең кеше организмына зыяны турында фикер алыштылар. Әлеге чарада авылда яшәүче өлкән яшьтәге һәм яшьләр катнашты. Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Дөрес юлны сайла “ дип исемләнгән стенд әзерләделәр.