Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм ООО СХП "Нырты" җитәкчесе Дәүләтҗанов Ильяс Ильдус улы Шагвалиевлар гаиләсен"алтын" туйлары һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар,шулай ук аларга бүләкләр тапшырдылар.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Олы Нырты авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
1 сентябрь - Белем көне! Чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме!
Зыятдинов Рифат, 50 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасын төзи башлады.
11 август көнне Урта Нырты авылында ” Бер күрешү үзе бер гомер”дип исемләнгән авыл көне зурлап бәйрәм ителде.
07 август көнне Олы Нырты авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов катнашты.
Олы Нырты авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы төзелеп бетте.
Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә юл билгеләре кую бара.
Ел саен, яздан алып көзгә кадәр, Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре һәм оешмалары тирә-юньне чәчәк түтәлләре белән бизи, алар күзләрне сөендерә, җирлек халкына уңай хис-тойгылар бүләк итә.
Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына зиратларны төзекләндерү буенча эш алып барыла.