11 август көнне Урта Нырты авылында ” Бер күрешү үзе бер гомер”дип исемләнгән авыл көне зурлап бәйрәм ителде.
07 август көнне Олы Нырты авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов катнашты.
Олы Нырты авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы төзелеп бетте.
Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә юл билгеләре кую бара.
Ел саен, яздан алып көзгә кадәр, Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре һәм оешмалары тирә-юньне чәчәк түтәлләре белән бизи, алар күзләрне сөендерә, җирлек халкына уңай хис-тойгылар бүләк итә.
Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына зиратларны төзекләндерү буенча эш алып барыла.
Олы Нырты авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы төзелә.
29 июнь көнне Чәбия -Чурчи авылы клубында "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үтте. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша.
22 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган " Хәтер шәме» акциясе булып узды.
Олы Нырты авыл җирлегендә үзмәшгульлек буенча семинар – киңәшмә үткәрелде