8 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй-2019 үтте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Татарча көрәштә Ерамалаев Ильдар абсолют батыр калды.
Олы Нырты авыл клублары хезмәткәрләре авыл халкы белән милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыйдылар
Олы Нырты авыл җирлегендә тузган торакны сүтү буенча эшләр алып барыла.
9 Май көнне Урта Нырты авыл клубында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән тематик концерт куелды.
Чәбия Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясе кысаларында сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде.
Олы Нырты авыл җирлегендәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Урман утырту көне" акциясендә катнашып агачлар утырттылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр.
3 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында үткән "Ел гаиләсе-2019" зона смотр-конкурсы узды.
"Нәүрүз" ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңайдан, 23нче март көнне Олы Нырты авыл җирлеге авыл клублары каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
8 март көнне Олы Нырты авыл җирлеге авыл клубларында 8 Март бәйрәм уңаеннан “Ягез әле, кызлар!” конкурсы уздырылды. Авылларыбызның хатын-кызлары ике командага бүленеп конкурсларда үзара көч сынаштылар. Чара күңелле, дустанә атмосферада узды.