ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында, Олы Нырты авылы китапханәчесе "«Көчле рухлы язучылар" исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм инвалид язучыларның китапларына күзәтү ясалды. Ихтыяр һәм рух көче, авырлыкларны җиңәргә батырлык, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш алып барырга һәм авыр биеклекләрне үз юлларында яулап алырга мөмкинлек бирә.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Украина территориясендә махсус хәрби операция геройларына багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатларын белделәр. Свода катнашу өчен мобилизацияләнгәннәр арасында безнең якташларыбыз да бар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, безнең авыл җирлегенә кергән авылларда, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында булдылар. Кыш бабай белән Кар кызыннан яңа ел бүләге алу балаларга бик күңелле булды. Алар кыш бабайга җырлар, шигырләр сөйләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

  Олы Арташ авыл клубында, Әниләр көне уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә, әлеге мөһим вакыйгага багышланган «Дөньяның бар назы сезгә, әниләр" бәйрәм кичәсен оештырдылар. Әниләр көненең яхшы традицияләре бар. Бу көнне барлык әниләрне, әбиләрне, барлык хатын-кызларны хөрмәтлиләр һәм котлыйлар, алар көн саен балаларына мәхәббәт һәм кайгырту, игелек һәм наз бирәләр. Әниләрне котлап җырлар җырланылды, шигырьләр сөйләнелде, төрле уеннар уйнатылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, Әнием!»  дигән күңел ачу кичәсе уздырылды. Әниләрне котлап җырлар җырланылды, шигырьләр сөйләнелде, төрле уеннар уйнатылды. Соңыннан бәйрәм кичәсе өстәл табыны артында дәвам итте һәм 80- 90 еллар музыкасына дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

       Урта Нырты авыл клубында, Олы Нырты авыл мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы хезмэткәрләре- «Тормышның барлык төсләре сезнең өчен»- дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар. Уеннар, конкурслар, җырлы-биюләр үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чәбия Чүрчи авыл клубынды балалар өчен "Күңелле кыланышлар"​ уен программасы узды. Чара уен формасында үтте. Программага табышмаклар, викториналар, конкурслар кертелгән иде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2023 ел
җомга

Олы Нырты  авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары белән Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чираттагы очрашу уздырды. Әңгәмә барышында татар милли аш-суы турында сөйләштеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

         Иске Икшермә мәдәният йортында "2023 ел-укытучы һәм остаз" елы уңаеннан - "Учитель - наставник и друг" дигән шигырь сөйләучеләр бәйгесе узды. Әлеге конкурста Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөруче Гаффаров И. катнашты. Ул 1 урынга лаек булып, оештыручылар тарафыннан лауреат дипломы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International