Чәбия Чүрчи авыл клубында балалар өчен "Фантазияләр дөньясында" рәсемнәр конкурсы уздырылды. Барлык балалар да рәсем ясарга яраталар. Көз-елның иң матур һәм гүзәл вакыты. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда танып белү кызыксынуын киңәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү әлеге чараның максаты булды.
Олы Нырты авыл мәдәният йортында комсомолның туган көненә багышланган «Комсомол-минем яшьлегем» дигән очрашу узды.
Чәбия Чүрчи авыл клубында "Вершки и корешки" спектакленең премьерасы була. Тамашачылар рус халык әкиятенә чума, Тихон бабай, Потапыч аю, Проша аты кебек персонажлар белән таныша. "Арт-Грате" курчак театры балачакта өлкәннәргә чумарга гына түгел, ә балаларга Ватан мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләргә дә мөмкинлек бирә.
Олы Нырты авыл китапханәсе бөтен Татарстан буенча уза торган «В.се свои» патриотик марафонына кушылды. Теләге булганнар контракт хезмәте, үзенеке,дәүләт ярдәме һәм башка күп нәрсәләр турында кызыксындырган мәгълүматны белә алдылар.
«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.
Олы Нырты авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган- «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе булып узды. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы Нырты башлангыч мәктәбе укучы яшь талантларыбыз котлады. Укучылар башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле җырлар, өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур бүләкләрнең берсе иде.
Чәбия Чүрчи авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Олы яшьтәгеләр өчен балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, яхшы сәламәтлек, яхшы кәеф, активлык һәм озын гомер теләделәр.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар белән «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә педагог һәм остаз елына багышланган «Тәрбияче көне белән» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр . Чара башында балаларга тәрбияче һөнәренең мөһимлеге , авыр, әмма игелекле хезмәт икәне турында мәгълүмат бирелде. Дәрес барышында балалар үзләренең яраткан тәрбиячеләре турында сөйләделәр, бер-берсен яратулары турында әйтеп үттеләр.
Абдулла Алишның туган көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсендә яраткан язучыбызга багышланган «Алишның яраткан китаплары битләре буенча» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.
Чәбия Чүрчи авыл клубында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына "Көзге пироглар бәйрәме" фольклор кичәсе уздырылды.