Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ,техник хезмәткәрләр белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, " Тукай безнең күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авылы җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм Саба янгын сүндерү часте начальнигы Закиров Илдар Газизулла улы, Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Чәбья-Чүрчи авыл клубы белән берлектә , мәктәп укучылары өчен «Чернобыль сабаклары » дигән хәтер сәгате үткәрделәр. Саимә апа катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде.
Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре өмәләр үткәрделәр
Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе , иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Гаилә елы кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире һәм Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә, күп балалы Зиатдинова Оляның гаиләсендә кунакта булдылар.
Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, изге Рамазан аенда Ифтар ашы узды. Ифтарга Олы Нырты мәчете имамы Мансур хәзрәт һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы чакырылды. Хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Ифтарны оештырган һәм үткәргән өчен спонсорыбыз Аглямов Маратка рәхмәт белдерәбез.
Олы Нырта мәдәният йортында Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" ифтар ашы уздырылды. Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Саба ягы-нурлы як» экскурсиясен оештырдылар. Без Явлаштау авылында «Чәйнекләрдә авыл тарихы» музеенда булдык. Мишәбаш мәдәният йортында танып белү мультикларын карадык. Безнең юл искиткеч кыңгыраулар музеена дәвам итте, анда төрле кыңгыраулар, барабаннар, ботало һәм чиркәү кыңгыраулары коллекциясе тәкъдим ителә, аларның һәрберсенең үз яңгырашы бар.
Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, «Яз килә, Нәүрүз килә!» дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай һәм Нәурузбикә дә чакырылган иде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар.