Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире кече сыйныфлар укучылары өчен "Без-Тукай оныклары "әдәби сәгате үткәрелде.
Изге Рамазан аенда Олы Нырты авыл җирлегендә Ифтар узды. Ифтарны оештырган һәм үткәргән өчен авылдашларыбыз исеменнэн, Агләмов Марат Хәлим улы, Зиятдинов Рифат Гаптелфәт улы, Шәмсетдинов Илфат Шәйхлислам улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Аэробика яхшы формада булу, сәламәтлекне ныгыту һәм зур кәеф алу өчен искиткеч ысул. Чәбия Чүрчи авыл клубында аэробика буенча дәресләр уздырылды
Урта Нырты авыл клубында Ифтар ашы үткәрелде. Ифтар ашының төп иганәчесе, башлап йөрүчесе Зиятдинов Рифат Габделфәт улы. Аллаһка мең шөкер. Авылдашларын зур, догалы, саваплы өстәл артына җыюы бик әйбәт гамәл.
Олы Нырты авыл китапханәсендә «Безнең матбугат - барлык мәнфәгатьләргә»дигән вакытлы матбугат көне узды. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмә рәсмиләштерелгән. Күргәзмә өчен вакытлы матбугатны укучыларның ихтыяҗларыннан һәм өлкән яшьтәге кулланучыларның кызыксынуларыннан чыгып сайланды.
Чабья Чурчи авыл клубының Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә « Без кошлар турында нәрсә беләбез»дигән уен-викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар безгә яз көне очалар, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яшиләр. Китапханәче балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, шулай ук кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында китапханә фондыннан китапларга тематик күзәтү үткәрде.
Олы Нырты авыл җирлеге хезмәткәрләре шимбә өмәсендә катнашалар.
Чәбия Чурчи авыл клубы Олы Нырты китапханәсе белән берлектә "Елмаю һәм көлү һәркем өчен" күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Бу искиткеч апрель көнендә балалар күңелле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда, викториналарда актив катнаштылар, үзләренең эрудицияләре белән балкып тора алдылар, кызыклы табышмаклар чиштеләр, сорауларына дөрес җаваплар сайладылар.
Олы Нырты авыл китапханәсе «Бөтен заманга һөнәр " дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче авылда кирәкле һөнәрләр турында сөйләде: агроном, тракторчы, төзүче, табиб, укытучы. Чара барышында катнашучылар табышмаклар чиштәләр, мәкальләр төзеделәр, хәрефләрдән һөнәр исемнәрен җыйдылар.
Урта Нырты авыл клубында балалар арасында өстәл теннисы буенча "Күңелле ракетка"турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды.