ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

     Каникул вакыты-искиткеч вакыт. Барлык балалар да каникулны яраталар, һәм бу чорда мәктәпкә барырга, дәресләргә ашыгырга һәм өй эшләрен эшләргә кирәк түгел, ә тирә-юньдә булган бар нәрсәдән ләззәтләнергә мөмкин.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире , мәдәният йорты белән берлектә " Ура, кышкы каникуллар !» дип аталган табигатьтә күңел ачу уеннары оештырдылар . Башта балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Аннары барысы бергә  тау шуарга  киттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Урта Нырты авыл клубында авыл халкы өчен яңа ел бал-маскарад булды. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел!

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Урта Нырты авыл клубында Яңа ел лотереясы билетлары уйнатылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

     Байлар Сабасының  үзәк чыршысы янында Олы Нырты авыл  китапханәсе  мөдире  « Әдәби алан» дип исемләнгән  бәйрәм чарасында катнаштылар . Бәйрәмнең кунаклары « Әдәби алан» проектында катнашкан балалар . Бу искиткеч бәйрәм Саба үзәк китапханәсенең  хезмәткәрләре  тарафыннан  оештырылды . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2023 ел
җомга

   Чәбия Чүрчи авыл клубында традицион лотерея билетлары уйнатылды. Башта мөдир кунакларны Яңа ел белән котлады. Иганәче буларак чыгыш ясаган Марат Әгъләмовка рәхмәт белдерде. Суперпризлар күп иде, барысы да канәгать калды. Кичә Яңа ел дискотекасы белән дәвам итте.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

       Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнэрлэрен күрсәткән һәм дә актив катнашкан  балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Борчуларсыз, көлеп, шаярып-Бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьләндереп җибәрделәр

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен ачык һавада "Чыршы утларың белән балкып тор" дигән уеннар оештырды. Кышын нинди уеннар уйный аласыз? Кышкы көннәрендә  нәрсәдән сакланырга кирәк? Кышкы уеннар өчен нинди кагыйдәләр бар? Бу хакта китапханәче уен башланыр алдыннан  яшь укучыларына сөйләде . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 нчы декабрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион рәвештә яңа ел лотереясы билетлары уйнаттылар . Якынлашып килүче Яңа ел белән барлык катнашучыларны да Кыш Бабай һәм Кар кызы чын күңелдән котлады. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International