ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Олы- Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бусагада Кыш бабай һәм Кар кызы»дигән акция уздырдылар. Кыш бабай белән Кар Кызының өйдәге котлаулары-сабыйларга онытылмаслык тәэсирләр алып килүче бәйрәм һәм дулкынландыргыч вакыйга. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

   Чәбия Чүрчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә балалар өчен уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бик теләп эшкә керештеләр.  Балалар төсле картон, кәгазь, клей, мамык шар һәм яхшы кәеф кулланып кыш бабайлар һәм чыршылар ясадылар. Без шулай ук бергә фотозона ясадык. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Урта Нырты авыл клубында Яңа елны каршылауга әзерлек бара.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа ел фотозонасы ясадылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

  Балалар бакчасында ел дәвамында бик күп бәйрәмнәр үткәрелә. Балаларның иң яраткан, көтеп алганы – Яңа ел бәйрәме. Бу бәйрәм бүләкләргә бик бай. 25 нче декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Балалар чыршы тирәли эйлән-бәлән уйнадылар, Кыш бабайны каршы алдылар, аңа үзләренең шигырьләрен, җырларын башкардылар. Кыш бабай балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатты, табышмаклар әйтеп аларның зирәклеген тикшерде. Бәйрәм ахрында һәр балага да бүләкләр өләште.  

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Сәләмәтлек" клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен Урта Нырты авыл клубында алкогольнең зыяны турында әңгәмә узды. Урта Нырты авылы СК мөдире, яшүсмерләргә алкогольнең кешенең психик һәм әхлакый формалашуына зыянлы йогынтысы турындагы белемнәрен тирәнрәк аңларга һәм киңәйтергә ничек ярдәм итүе турында сөйләде, алкоголизм җәмгыятькә нинди зыян китерүен аңлатты

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Урта Нырты авыл клубы мөдире һәм "Дуслык" түгәрәге укучылары, Яңа ел фотозонасы ясадылар

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2022 ел
җомга

      Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире 3 нче сыйныф укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер – класс үткәрде. Чараның максаты: кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәтү, 6 һәм 8 нур кар бөртекләрен кисү техникасы белән таныштыру, кайчы белән эшли белү, иҗат сәләте, хыял, фантазия, эстетик тәм үстерү, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга рәхәтләнеп эшләргә теләк тәрбияләү. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

   Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире авыл яшьләре өчен танылган прозаик, драматург, актер, публицист Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуына  багышланган «Мәхмүт Хәсәновның тормыш юлы» дигән әдәби сәгать үткәрде . Ул балалар һәм өлкәннәр өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр язган . 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Урта Нырты авыл клубы мөдире ( китаплар бирү пункты) белән берлектә, әлеге авыл халкы өчен « яңа китаплар-яңа дуслар» исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм яңа китапларга матбугат - күзәтү үткәрделәр  . Шулай ук бу авыл укучыларына китапханә хезмәте күрсәтелде .Укучылар укыган китапларын кире кайтарып, өйләренә яңаларын алып кайтып киттеләр 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International