ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

    Россия-күпмилләтле ил, аның һәркайсы үз сәнгате, гореф-гадәтләре белән бай. Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында,  Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре балаларда толерантлык, кызыксыну һәм башка милли мәдәниятләргә хөрмәт, төрле милләт кешеләре белән дуслык һәм бердәмлек хисе булдыру максатыннан «Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

   Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Алмаз мозаикасы буенча мастер - класс оештырдылар һәм үткәрделәр. Мастер-класска күп еллар шушы эш  белән шөгыльләнүче Гаффарова Мөнәвәрә Минһаҗ кызы чакырылган иде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йортында демобилизацияләнгән солдатлар катнашында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Олы Нырты мәдәният йортында Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре әзерләгән «Россия - Ватан, бердәмлек» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм программасында тамашачылар үзешчән сәнгатьнең иң матур концерт номерларын күрделәр. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

  Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Олы Нырты ФАПы белән берлектә - “Сак бул!” дигән исем астында укучылар өчен профилактик чара үткәрделәр. Фельдшер Арикеева Р.С. яшүсмерләрнең яшь организмына наркотик матдәләр куллану никадәр зарарлы йогынты ясавын һәм өлкәннәргә – тәмәке тарту, алкоголь куллану, наркотиклар куллану теләгенең аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре көзге бал – «Көзге сөйкемлелек» бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр.”Сөмбелә кызы” үзе балалар белән очрашуны бәйрәм итә. Клуб фойесында Көзге тематикага рәсем күргәзмәсе һәм «Көзге яшелчәләр парады»күргәзмәсе оештырылды. «Көзнең якты төсләре»уен программасы үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

  Коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру кысаларында Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен«Балачактан коррупциясез»дигән темага профилактик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

    Олы Нырты авыл җирлеге   мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр көненә багышланган - «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы  Нырты башлангыч мәктәбе укучылары, яшь талантларыбыз котлады. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре  авыл  үзэшчәннәре белән берлектә   «Йөрәкләргә керсен безнең моң» дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау максатыннан  -«Безнең гореф -гадәтлэребез» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр.  

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International