Олы Нырты авыл җирлегенең Чәбия Чүрче авыл клубында "Кабак бабай" бәйрәме үткәрелде.
Олы Нырты авыл җирлегендә төрле клуб берләшмәләренә йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Җәйге хатирәләр балалар күңелендә озак сакланыр.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Россия флагы өч төстәге" дип исемләнгән танып - белү-уен чарасы үткәрделәр.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Кукмара районы Совхоз Нырты авылына сәяхәт ясадылар. Бу гади генә сәяхәт тугел , ә иҗади иде. Без авыл һәм кунакка кайткан балалар өчен татар халкының " Өч кыз" әкиятен күчтәнәч итеп алып килдек.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы өчен Болгар шәһәренә культпоход оештырдылар. Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан Чәбия Чүрчи авылында "Җәйнен ямьле кичләрдә гармун уйнатыйк әле"дип исемләнгән кичке уен үткәрелде.
Олы Нырты авылында " Җыр- биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша" дигән кичке уеннардан торган мәдәни проект башланып китте.Әлеге чараны Олы Нырты мәдәният йорты , Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр.
Рус фольклоры дөньясына чуму өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә Завод Нырты авылында яшәүче иң өлкән әби , Попонина Марусяга бардылар. Аның кызы, Попонина Елена балаларга әлеге авыл тарихы турында сөйләде. Чөнки элек, сугышка кадәр үк, биредә 765 кеше яшәгән, бүгенге көндә рус телле халык саны 7 кеше тәшкил итә. Лена апа элек Русьтә ничек исәнләшүләре һәм кунакка йөрүләре турында сөйләде. Аннан соң балаларны Русьнең гореф-гадәтләре, элек нинди бәйрәмнәр булган һәм аларны ничек билгеләп үткәннәре белән таныштырды.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар.
Олы Нырты җирлеге мэдэният хезмәткәрләре авыл балалары хэм кунакка кайтучы балалар өчен Саба буйлап бик куңелле экскурсия оештырдылар.