Олы Нырты авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, Сабаның Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.
8 май көнне Завод - Нырты урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Митингка авыл халыкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Гармуннарда авылым моңнары “ исемле гармуннар күргәзмәсе оештырдылар.
Саба районынын Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка җыйдылар. Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр.
Олы –Нырты авыл мәдәният йортында « Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең концерты булды. “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән сөендерде.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары өчен «Чернобыль сабаклары» дигән хәтер сәзгате үткәрделәр. Китапханәче, катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде.
Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле яшьтәге хатын-кызларның ялын файдалы итеп оештыру максатыннан «Гомерләр үтә икән ул..." дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча « Андерсен геройлары илендә»дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Чара барышында балалар «Дөньядагы иң бөек әкиятче»исемле иҗади биография битләре белән таныштылар.
2 апрель конне Тенеки авыл клубында Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.
Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Күңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.