Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.
8 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында Урта Нырты авыл клубы хәм китапханә катнашында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “ Язлар матур хатын –кызлар белән” дигән бәйрәм кичәсе оештырылды.
8 Март бәйрәме уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре -"Кулинар БАТЛ» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар.
Әни – һәр бала өчен иң якын , туган һәм кадерле сүз . 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Минем әнием-иң яхшысы һәм матур» дип исемләнгән рәсем конкурсы һәм шигырь уку сәгате үткәрде
Завод-Нырты урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы , мәктәп китапханәчесе , авыл китапханәчесе белән берлектә " Җан җылысы кирәк кешегә...". Чара танылган татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның 84 яшьлегенә багышланган.
15 февраль- Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә . Шул унайдан, 16 февраль көнне ,Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре , укучылар белән берлектэ, Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Фердинанд Шайдуллинның якты истэлегенә багышланган, урта мәктәп музеенда экскурсиядэ булдылар. “ Афганистан –йөрәк ярам”- дип аталган элеге чарада, укучылар аның армиядән туган якларына , дусларына , әти –әнисенэ язган хатлары, шәхси әйберләре белән таныштылар. Үткәрелгән чараның максаты , балаларда якташыбыз Фердинад Шайдуллин кебек батыр илне яклаучыларга карата горурлык хисе булдыру иде.
Олы Нырты авыл китапханәсендә" Ак калфак"клубының чираттагы утырышы узды. Китапханәче клуб әгъзаларын кичке утыруга чакырды һәм күңелле әңгәмә үткәрделәр .
Цифрлаштыру-тормыш һәм җитештерүнең төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләр кертү. Хәзер цифрлаштыру, аның бизнесның нәтиҗәлелеген ничек арттыруы, сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен яңа мөмкинлекләр ачуы, дөньяны һәм кешенең үзен үзгәртүе турында күп сөйлиләр.
01 февраль көнне Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Көн тәртибенә куелган мәсәләләр буенча Олы Нырты авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы Сафаргалиев 2021 елгы эшчәнлекләре буенча, участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. 2021 елда җирлек буенча кылынган җинаятьләр һәм хокук бозулар, аларны кисәтү, булдырмау чаралары турында, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. һәм башкалар чыгыш ясады.
Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре “ Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар.