ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

   Олы Нырты авыл жирлегенэ кергэн мэдэният хезмэткэрлэре Сабанын узэк чыршысы янында балалар очен «Ин кунелле Яна ел» дигэн тема астында кызыклы уеннар оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион рәвештә яңа ел лотерея билетлары уйнаттылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Урта Нырты авыл клубы һәм Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән балалар чыршысы үткәрделәр. Театральләштерелгән чыгышлар оештырылды, күпсанлы конкурслар, уеннар, Яңа ел җырлары башкарылды. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы ризыклар, шулай ук Яңа ел бүләкләре алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2021 ел
җомга

Олы Нырты авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре бара

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    9 декабрь – Ватан геройлары көне . Ватан Геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Шул уңайдан җирлектә сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелискка чәчәкләр куелды

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне яки гади Геройлар көне билгеләп үтелә. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

   Олы Нырты җирлеге авыл мәдәният  хезмәткәрләре - « Йөрәк җылым сиңа, Әнием! " дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар». Уеннар, конкурслар, җырлы-биюләр үткәрелде, ә соңыннан әниләрне бәйрәм өстәле көтә иде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Ихтыяр һәм рух көче, авырлыкларны җиңүдә батырлык, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш рәвеше алып барырга һәм үз юлларында катлаулы биеклекләрне яуларга мөмкинлек бирә. Бүген Рөстәм Нәбиев-танылган блогер. Ул тулы канлы тормыш белән яши, башкаларга ярдәм итеп, кешеләрдә соклану һәм алга барырга омтылу уята. Бүген  Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чабья Чурчи  авыл клуб мөдире  белән берлектә яшьләр өчен "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кафе оештырдылар. Чара барышында китапханәче яшь егетнең тормыш юлы, аның казанышлары, көчле характеры һәм максатчанлыгы турында сөйләде. Рөстәм Нәбиев тормышында булган фаҗигага - авыртуны, үлемне җиңүгә, Омск шәһәренең якты бистәсендә әзерлек үзәге казармасы җимерелгәннән соң кичергән һәр нәрсәгә аерым игътибар бирелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

      Олы Нырты авыл китапханәсе, Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире белән берлектә  , Татарстан Конституциясе көненә багышлап, "Конституция — Татарстанның төп законы" дип исемләнгән «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрделәр. Балалар Татарстан флагы һәм гербы, әлеге символлар төсләренең нәрсә аңлатканы, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Рәсемнәр конкурсы-ул балалар һәм олылар фантазияләрен тормышка ашыру мөмкинлеге.  Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен -  "Балалар әкият ясый" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International