Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына бик рәхмәтле булып яши.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клуб мөдире белән берлектә, "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Җиһаншина Мәликә апаның өенә бардылар. Мәлика апа сугыш елларындагы җиңел булмаган тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Ул өч кыз үстерде, оныкларын үстерергә булыша. Мәликә апа Агләмовлар гаиләсендә кече кызында яши һәм сөенәп куанып туя алмый.
Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ,техник хезмәткәрләр белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, " Тукай безнең күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авылы җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм Саба янгын сүндерү часте начальнигы Закиров Илдар Газизулла улы, Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Чәбья-Чүрчи авыл клубы белән берлектә , мәктәп укучылары өчен «Чернобыль сабаклары » дигән хәтер сәгате үткәрделәр. Саимә апа катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде.
Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре өмәләр үткәрделәр
Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе , иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Гаилә елы кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире һәм Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә, күп балалы Зиатдинова Оляның гаиләсендә кунакта булдылар.
Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, изге Рамазан аенда Ифтар ашы узды. Ифтарга Олы Нырты мәчете имамы Мансур хәзрәт һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы чакырылды. Хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Ифтарны оештырган һәм үткәргән өчен спонсорыбыз Аглямов Маратка рәхмәт белдерәбез.
Олы Нырта мәдәният йортында Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" ифтар ашы уздырылды. Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.