Олы Нырты мәдәният йортында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, фольклор дәрес күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр һәм бергәләп милли уеннар уйнадылар. Чарада катнашкан нәниләребез - туган телебез турында өйрәнгән шигырьләрен , җырларын башкардылар. Элеге милли дәрес бергәләп “ Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.
Олы Нырты авыл җирлегендә язны каршылау бәйрәме "Нәүрүз"булып узды.
Лесхоз мәдәният йортында “ Торсак та без төрле җирләрдә- без яшибез Татар илендә” дип аталган район конкурсының зона туры булып узды.
Олы Нырты авыл мәдәният йортында Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның "Нигез ташы"пьесасы буенча спектакль куйдылар.
Олы Нырты авыл китапханәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен, тәрбиячеләре Хазиева Айгөл белән берлектә "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән чара уздырылды.
Олы Нырты авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен (сыйныф укытучысы Сафаргалиева Фирдания М.), “ Газиз туган телем “ дип исемләнгән әдәби сәгать һәм уен-викторина үткәрделәр.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре тарафыннан бәйрәм чаралары үткәрелде.
Урта Нырты авыл клубында "Гасырлар кичкән телебез" исемле викторина үткәрелде. Чараның төп максаты-балаларда туган телгә карата кызыксыну уяту, ә нәкъ менә сөйләм күнекмәләрен, коммуникатив активлыкны үстерү.
Олы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән Шамхаловның "Кайнана"спектакле күрсәтелде.