2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч”дип белдерде.
Олы Нырты авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сезнең өчен яңа китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды .
Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Завод Нырты урта мәктәбе укучылары өчен кар бәйрәме оештырдылар.
Кыш-табигатьнең матурлыгы, бәйрәмнәр, кышкы вакыйгалар һәм кәефләр, спорт күңел ачулары һәм кышкы күңел ачулар тылсымлы чоры.
Кышкы каникуллар-укучылар өчен иң күңелле чорларның берсе.
Чабья-Чырчы авыл клубы коллективы "Бәхетеңне сынап кара" дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатты.
Кышкы каникуллар-ул күңелле, танып-белү һәм гадәти түгел. Завод Нырты урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр
Зыятдинов Рифат Гаптелфәт улы 2019 елда "Продалжающий фермер" программасында катнашып 50 баш савым сыерга исәпләнгән ферма төзеде. Бүгенге көндә фермада 60 баш савым сыеры исәпләнә, көнгә 1200 литр сөт савыла. КФХда рәсми рәвештә 6 кеше эшли.