Яңа ел-зурлар һәм кечкенәләр өчен әкияти бәйрәм. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. 30 декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында "Яңа ел серпантины"бәйрәме узды. Бәйрәм дәвамында күңелле һәм көлкеле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Клуб формированиесендә катнашучылар һәм кунаклар тамашачыларга кызыклы концерт программасы бүләк иттеләр. Тамашачылар конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар.
Ватан Геройлары көнендә Олы Нырты җирлегендә һәлак булганнарны искә алдылар.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзtшчәннәре белән берлектә, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузу һәм аларга җан җылысы бүләк итү максатыннан? «Күңелләр һәрвакыт шат булсын!” дип исемләнгән очрашу кичәсе тәкъдим иттеләр. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.
Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә һәм Чабья-Чурча авыл клублары викторина элементлары белән патриотик акция үткәрделәр. Акциядә катнашучылар флагны булдыру һәм раслау тарихы белән таныштылар, викторинада катнаштылар һәм тарих, география, биология, сәнгать һәм әдәбият турындагы сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче «Безнекеләрне бел» дигән информин үткәрде, тема буенча әдәбият тәкъдим итте. Чарада катнашучылар Татарстан гимнын башкардылар.
Олы Нырты авылында тормыш итүче Валиева Мәрьям Рахимҗан кызы 20 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев һәм СХП "Нырты" вәкиле Валиева Ильдәрия котладылар. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Валиева Мәрьям Рахимҗан кызына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Иске Икшермә зонасында уздырылган "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ, Чәбья Чүрчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан нәселе шәҗәрәсен туплап, әзерләп, тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Олы Нырты мәдәният йортында " Россия минем Ватаным!"дигән халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараны Чәбья Чурчи, Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тамашачылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Алар халык уеннарында катнаша алдылар, шулай ук « Россия тарихы»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткэрлэре укучылар өчен «Терроризмга ничек каршы торырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар «терроризм " төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Көзге пейзаж» исемле мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр.
Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ . Урта Нырты , Чабья-Чурчи авыл клубы хезмәткәрләре авыл үзәшчәннәре белән берлектә “Көзләрнең дә була үз яме“дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар.