Иске Икшермә зонасында уздырылган "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ, Чәбья Чүрчи, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә, Әгъләмҗан нәселе шәҗәрәсен туплап, әзерләп, тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Олы Нырты мәдәният йортында " Россия минем Ватаным!"дигән халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараны Чәбья Чурчи, Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тамашачылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Алар халык уеннарында катнаша алдылар, шулай ук « Россия тарихы»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткэрлэре укучылар өчен «Терроризмга ничек каршы торырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар «терроризм " төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Көзге пейзаж» исемле мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр.
Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ . Урта Нырты , Чабья-Чурчи авыл клубы хезмәткәрләре авыл үзәшчәннәре белән берлектә “Көзләрнең дә була үз яме“дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар.
Олы Нырта мәдәният йорты, Язлы Арташ, Чабья-Чурча һәм Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре клуб формированиеләре әгъзалары белән «Туган Ягым-яшел бишек» экскурсиясен оештырдылар.
Олы Нырты мәдәният йорты «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Алтын көз»рәсем конкурсы үткәрде. Чара балаларны сурәтләү эшчәнлеге чаралары аша табигать матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать матурлыгын образлы кабул итү һәм аны төс, форма, композиция ярдәмендә тапшыру сәләтен үстерүне дәвам итү максатында үткәрелде.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды. Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган.
04 сентябрьдә Олы Нырты авыл җирлегенең халык җыены булып узды.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.
25 август көнне Чәбия-Чурчи авыл клубы янында Олы Нырты, Язлы-Арташ авыл клублары, Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан-туган җирем!" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.