4 декабрь көнне Сәрдә авыл клубында “Билгесез солдат көне» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Билгесез солдат көне - совет һәм Россия сугышчыларын искә алу, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Чара барышында балалар белән Ватаныбызны саклаган солдатларны искә алдылар, бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
3 декабрь көнне Шекше авыл клубында “Билгесез солдат көне” үткәрелде. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
29 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында узган «Әниләр көне» бәйрәмендә катнашты.
Шекше авыл җирлегендә яңа хоккей сезонына һәм яңа елны каршылауга әзерлек бара.
Шекше һәм Сәрдә авылларында аренда йортлары төзелеше дәвам итә. Хәзерге вакытта газ кертү һәм йортларның эчке эшләре эшләнә.
Шекше авыл җирлегендә зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр дәвам итә.
Шекше авыл җирлегендә узган шимбә һәм ял көннәрендә зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр узды.
Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Казан шәһәренең командалары белән иптәшләрчә очрашуларын дәвам итә. Үткән уен 6:5 исәбе белән Шекше “Сокол” командасы файдасына төгәлләнде.
6 октябрь көнне Шекше авылының Сабан туе мәйданында Игенче хуҗалыгының янгын сүндерү техникаларына тикшерү үткәрелде.
3 нче октябрь көнне Шекше мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан кичә үткәрелде.