ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

22 февраль көнне Шекше авыл җирлеге делегациясе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган тантаналы концерт карады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге командасы Лесхозда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге бозында хоккей буенча чираттагы  район Чемпионаты уеннары узды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

14 февраль көнне Шекше авылында яшәүче Гайнанова Асия апага 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле дата белән Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм «Игенче» ҖЧҖ директоры А.З. Зарипов котладылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 февраль көнне Шекше бозында Саба районы мәктәп командалары арасында  хоккей буенча турнир узды. Турнир иганәчеләр Гыйбадуллин Н.Ф. һәм Яхин А. А. ярдәме белән уздырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2021 ел
шимбә

10 февраль көнне Шекше авыл җирлеге җыены булып узды. Җыен ZOOM линиясе аша туры эфирда трансляцияләнде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Җирлекнең  юлларын кардан чистарту ҖЧҖ «Игенче» көче белән расланган тарифлар буенча килешү нигезендә башкарыла.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Соңгы елларда җирлектә халыкның үзмәшгульлеге уңышлы үсә. Җирлектә үзмәшгуль гражданнар саны 26га җитте. Үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлегеннән салымнар җирлек бюджетына керә. Короновирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, дәүләт тарафыннан узган ел өчен түләгән салымнар, үзмәшгуль гражданнарга компенсация сыйфатында кире кайтарылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге музее Алан-Елга авылының “Саимә” чишмәсе макеты белән тулыланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Шекше авыл җирлегендә кул эшләре буенча бик күп осталар яши һәм иҗат итә. Алан-Елга авылында яшәүче Хисмәтова Рәйсә Шәмсетдин кызы, олы яшьтә булуына карамастан, фоторәсемнәрдә төшерелгән шедеврлар тудыра.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International