12 июль көнне Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленда катнашып лауреат исеменә лаек булды.
3 июль көнне Шекше мәдәният йортында, Алан-Елга авылы егете Габидуллин Ришат Илшат улын, армия сафларына озату кичәсе оештырылыды. Кичә “Килеп торсын синнән кайнар сәлам!” дип аталды. Монда туганнары, дуслары, классташлары Ришатка изге теләкләрен җиткерделәр, хәерле юл теләделәр.
Шекше авылында яңа күпер эшләнәнеп файдалануга тапшырылды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкарды.
Казан шәхәрендә Татнефть Аренада Шекше авыл җирлеге командасы “Сокол” –
Казан командасы «Унистрой» дусларча хоккей уены уйнау дәвам итә. Уен счеты 7:6.
8 нче июнь көнне Шекше авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “ Бәйрәм флагы астында ” дип исемләнгән хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов, район хакимияте вәкиле Д.Р.Габдерахмановның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.З.Зарипов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Махмутов Марсел һәм Газизов Динарлар исә, тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты. Табын түрендә урын алучы бу нигъмәттән сабантуйга килгән халык та авыз итте.
Уен-ярышлар һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт программасы бәйрәмнең дәвамы булды. Дина һәм Рафаэль Латыповлар һәм аның иҗатташ дуслары катнашындагы концерт җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан халык өчен әзерләнгән тагын бер бәйрәм бүләге булды. 2019 нчы елгы Шекше сабан туеның баш батыры, Алан-Елга егете, Илгиз Шәймәрданов.
29 май көнне Шекше авылында “Туган авылым Шекшем” (авторлары А.Мубаракова, Т.Низами) җырына клип төшерелде. Клипта Шекше авылы мәдәният йортының үзешчән коллективы һәм яшьләр катнашты. Җырны “Казан егетләре” группасы башкара.
25 май көнне Шекше төп мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шекше мәктәбен 13 укучы тәмамлап чыкты.
18нче май көнне Саба район мәдәният йортында "Ел гаиләсе-2019" район бәйгесенең финалы узды. Әлеге чарада зона бәйгеләрендә катнашып җиңүгә ирешкән иң яхшы гаиләләр тәбрикләнде. Алар арасында Шекше авыл җирелегннән дә ике гаилә бар. Шекшедән Хөсәеновлар "Спорт сөюче гаилә" номинациясендә җиңү яуласа, Алан-Елга авылында 50 ел парлы тигез гомер кичергән Нәзировларга "Ихтирамга лаек гаилә" исеме бирелде.
Шекше авылында яшәүче Махмутов Рашат хуҗалыгында Шекше авыл җирлеге белән берлектә янгын сүндерү техникасы сафка бастырылды. Су сыйдырышлыгы 3,2 тонна.
8 май көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм Шекше төп мәктәбе коллективы белән берлектә “Дәхшәтле сугыш еллары геройлары” дип исемләнгән митинг-концерт оештырды. Әлеге чарага авыл халкы чакырылды. Район хакимияте вәкиле М.М. Багманов һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Митингта сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнар һәм Берлингача барып җитеп җиңү язын каршылаган ветераннарыбыз искә алынды, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтләнде.