Шекше авыл җирлегендә Яңа 2020 елны каршылау өчен актив эш алып барыла.
Кеше өчен иң мөһиме-аның сәламәтлеге, шуңа күрә без үзебезне авырулардан сакларга тырышабыз, ә моның өчен чиста, җылы һәм яхшы җиһазландырылган медпункт булса бик күңелле. 6 декабрь көнне Шекше авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы үтте. Әлеге мөһим вакыйгада катнашырга Шекше авыл җирлеге халкы җыелды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгыннан зур кунаклар, Саба муниципаль район башлыгы Р.Р. Минниханов, Саба үзәк хастаханәсе вәкилләре килде. Чара ахырында кызыл тасма киселде һәм авыл күгендә фейерверк балкыды.
7 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Чулпан Габделганиева җитәкчелегендә, Балтач районының физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре һәм иҗатташ дуслары катнашында, "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән концерт үткәрелде.Чулпан-балачактан инвалид, коляскада утырып йөрүче кыз, бик нәзакәтле, әмма рухи яктан бик көчле кеше, РФ спорт мастеры, шагыйрә, Балтач районының "Фикердәш"инвалидлар клубы җитәкчесе һәм оештыручысы. Алар көче белән оештырылган әлеге концерт, Шекше авыл җирлегендә яшәүче балачактан инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен ,чәй өстәле артына җыелып, күрше район кунаклары белән аралашу мөмкинлеге булсынга тудырылды. Концертта катнашучыларга һәм тамашачыларга Саба районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе М.В. Галиуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р. Р. Хәйртдинов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шекше мәдәният йорты мөдире Л. Ә. Хисмәтова Чулпан Габделганиевага истәлекле бүләкһәм тамашачылар тарафыннан җыелган"шәфкатьлелек тартмасы" ннан акча тапшырды. Әлеге чара Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек башлыгы, Шекше авыл китапханәсе һәм Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә уздырылды.
Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” фольклор коллективы Мичәнбаш авылы клубында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Җаваплыгы чикләнгән «Базовый проект» оешмасы Шекше авылында төзелгән яңа күпер биләмәсен матурлау эшен дәвам итә.
Шекше авыл җирлегендә ике яңа йорт салу эшләре дәвам итә.
Шекше авылында урам юллары ремонтлана. Ремонт эшен ООО “Яшен” оешмасы башкара.
3 ноябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Саба районының иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларыннан саналучы "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре концерты узды. Татарстанда эшче һөнәрләр елына, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән концерт видео һәм фото презентацияләр белән үрелеп барды, программа да бик бай эчтәлекле иде. Сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды, шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә чыгыш ясады. Концертны хуҗалык җитәкчесе А.З. Зарипов үзе алып барды, аның артыннан сәхнәгә белгечләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка хезмәткәрләр чыкты . Концерт тәмамлангач, рәхмәт сүзе белән, Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин чыгыш ясады. Концертны "Игенче" хуҗалыгы коллективы белән берлектә Шекше мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре оештырды. Шулай итеп Шекше мәдәният йортында яңа мәдәни сезонга старт бирелде.
Шекше авыл җирлеге 26-нчы октябрь көнне Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шекше һәм Алан-Елга авылларында арендага яңа йортлар төзү дәвам итә.