ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

  6 октябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышланган, "Җырлыйбыз да, биибез дә, уйнап-шаярабыз да. Бер яшьлектә- бер картлыкта" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм кичә оештырылды. Бәйрәм табынына Шекше авыл җирлегенең барлык өлкән яшьтәге кешеләре дә чакырылган иде. Чара «Зиләйлүк» фольклор коллективы белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте, алар барлык әби-бабайларны бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Аннары сәхнәгә илле ел бергә гомер иткән һәм «алтын туйларын» билгеләп үтүче Нәзировлар гаиләсе чакырылды. Алар авыл халкыннан, иң якын туганнарыннан бүләкләр һәм котлаулар алдылар. Программаның бу өлеше «Ныклы гаилә» проекты кысаларында узды, гаилә тантанасын билгеләп үтүче парлар барысы өчен дә үрнәк булып тора.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшьләр өчен аренда йортлары  төзелеше дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше һәм Алан-Елга авылында яңа йортлар салу эшләре башланды. Төзелешне «Инвестхолдингстрой» җәмгыяте башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә “Бал туе” уздырылды. Бәйрәм Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе, Шекше авыл җирлеге, ООО «Игенче», умартачы Мөхәммәтов М.М. һәм башка спонсорлар тарафыннан оештырылды. Бәйрәмдә Татарстанның бик күп районнарыннан, Башкортостан Республикасыннан килгән умартачылар һәм бал яратучылар катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 сентябрь-Халыкара хәйрия көне. "Көзге игелек атнасы" – игелекле эшләр эстафетасы кысаларында, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, "Игелекле башлангычлар көне"акциясе үткәрделәр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Беренче сентябрь көнне Шекше төп гомум белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме үткәрелде. Беренче класска 8 укучы керде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Яшьлек-кеше гомеренең хисләр дулкынында кайнаган, хыял канатларында югарыга күтәрелгән иң матур чагы. Шушы сүзләрне истә тотып, 23 нче август көнне Шекше мәдәният йортында “Сәлам Сезгә Яшьлек иленнән” дип исемләнгән, авылыбыз яшьләре катнашында ял концерты узды. Әлегә чара җыр-бию, сәхнәләштерелгән күренешләр һәм уеннар белән үрелеп барды,кичә дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
август, 2019 ел
дүшәмбе

17 август көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Фотография көненә багышланган   “ Елмай,сине төшерәләр!” дип исемләнгән яшьләр өчен кичә оештырдылар. Бүгенге көнне кешенең тормышын фотоаппарат һәм видеокамерадан башка күзаллап булмый, шуңа күрә дә без авылыбыз яшьләренә фотографиянең тарихын сөйләдек һәм видео күрсәттек. Шулай ук киң таралган фоторедакторлар белән булештек. 

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының Шекше авылында яңа модулле медицина пункты төзелеше дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2019 ел
дүшәмбе

3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар.  Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International