26 апрель көнне Шекше авылында Саба районының Крәнни авылында туган рәссам Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләренең картиналар галереясе ачылды. Тантананы Алан-Елга авылында туып-үскән, Саба районының Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Кавиев Ришат Нәфыйк улы оештырды. Мадияр Шәрип улы Кырык ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Рәссам Шекше төп мәктәбенә җитмешләп картина бүләк итте. Мөһим мәдәни инициативаны хупларга Саба районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар Мөдәрис Минһаҗев, Нәҗип Нәккаш, җырлар авторы, юморист Алмаз Хәмзин, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин килгән иде. Сәхнәдә танылган артистлар, шагыйрә Илмира Гыймаева, Саба районы үзешчәннәре һәм Шекше авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Шекше авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы Россия Почтасы АҖ башлыгы Р.Р.Загидуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов һәм Шекше төп мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.
5 апрель көнне ш.т.б. Байлар Сабасында V район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль - конкурсы “Талантлы балачак-2025” узды. Анда Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк татар фольклор коллективы, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гомәрова Айзилә һәм Фаваризов Раяз катнашты.
Шекше мәдәният йортының сәнгать эшчәнлегендә катнашучы Фирдәүсә Кәбир кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шекше авылында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмне Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Балалар әти-әниләре белән бергә әзерләнгән төрле сый-нигъмәтләрне, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләрне саттылар.
17 март көнне Мамадыш районында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" Шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Саба районының Шекше авыл җирлегеннән Мөхәммәтҗановлар гаиләсе 3 нче урын яулады.
8 март көнне Шекше авыл җирлеге хатын-кызлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында.