Шекше авылында яңа күпер эшләнә башланды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкара.
24 февраль көнне «Зиләйлүк” фольклор коллективы Казан шәһәренә барып “Татарстан- Яңа гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштылар. Төп катнашучылар Саба район радио телевидение журналистлары катнашты. Безнең коллектив тамашачы гына булып түгел, катнашучыларга “яклаучы группа” булып җырларны башкаруда булыштылар.
Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Финал ярышларында катнашып ll-урынга ия булды.
9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды. Ул Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, район мәдәният йортының методик кабинеты, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов, ызандаш-күршеләребез Явлаштау, Эзмә, Олыяз, Сәрдә авыллары мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм теләктәшлеге белән әзерләнде. Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе А.З.Газизов), сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, ызандашларыбыз Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштау авылларыннан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җырчылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” һәм “Бөрлегән” фольклор коллективлары катнашты. Сәхнәдән гармун моңнары агылды, биюләр башкарылды, җырлар яңгырады. Экраннан Миннислам абыйга багышланган видео һәм фото материаллар күрсәтелде. Бу кичне сәхнәгә Миннислам Гомәровның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары да күтәрелде. Алар әтиләре истәлегенә багышланган матур чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучыларның барысына да Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин исеменнән Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
4 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет җыены узды.
Җыенда Саба муниципаль район башлыгының урынбасарлары катнашты. Халык үзенең борчыган сорауларын җиткерде.
Уен нәтиҗәләре: Шекше-Евлаштау: 2-0.
20 нче гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Явлаштау авылында чираттагы уенын үткәрде.
Уен нәтиҗәләре: Шекше-Арташ: 5-1; Шекше –Шыңар: 13-3.
20 нче январь көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Явлаштау авылында чираттагы уенын үткәрде.
Уен нәтиҗәләре: Шекше-Арташ: 5-1; Шекше –Шыңар: 13-3.
13 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында һәм Сәрдә авыл клубында «Иске Яңа ел» бәйрәменә багышланган «Лотерея» уены булып узды. Уен арасында сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады. Төп призлар булып – , кер киптергеч, электр чәйнеге, миксер, блендер, картина, кер утукләу тактасы уйнатылды. Спонсорлар булып «Игенче» җәмгыятьчеле иганәчесе фуражга боерык бирде, Aroma кафесы сертификат тапшырды.
13 -нче январь көнне Шекше бозында Шекше, Сабабаш, Тимершик, Мишәбаш командалары арасында хоккей уены узды.