4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында "Безнең йорт-Татарстан» республика фестивале булды. «Иделләре-күлләре» татар халык җыры белән «Халыкчан» номинациясендә Шекше авыл мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы катнашты, ә сольный номер белән Фирдәүсә Нәзирова «Ямьле Мишә буйлары» татар халык җырын башкарды. Катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
Сәрдә авылында яшәүче Гыйләҗетдиновлар гаиләсе - алтын туй ияләре
2 октябрь көнне «Ильвина» ресторанында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Шекше авыл җирлегеннән 50 ел бергә гомер иткән Гыйләҗетдиновлар гаиләсе катнашты
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Саба районы якташлары җәмгыяте һәм Саба районы Мәдәният бүлеге теләктәшлеге белән бик матур истәлекле бәйрәмчә очрашу уздырылды. Анда Шекше авылының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да катнашып, халкыбызның моңлы һәм дәртле җыр- биюләрен тәкъдим итте, тарихи һәм "Бал бәйрәме"нә багышланган тематик күргәзмә эшләде

Сәрдә авыл клубында "Күңел яшь чакта" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле - Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар уеннарда катнаштылар, төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар.
Шекше авылында үзара салым акчасына күпер төзү эшләре дәвам итә
Шекше авылында үзара салым акчасына күпер төзү башланды